Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 декабрь 2020, 13:45

31 декабрь ял көне булырмы?

Владимир Путин моңа карата үз фикерен белдерде.

Русия Президенты Владимир Путин 31 декабрьдә ил буенча ял көне игълан итү идеясен хуплады.
"Утыз берендә (декабрь), чыннан да, бик үзенчәлекле эш, йомшак итеп әйткәндә, оештырыла, шуңа күрә, әлбәттә, моны хупларга кирәк - федераль дәрәҗәдән ярамый, әмма төбәкләрдән мөмкин", - дип җавап бирде дәүләт башлыгы "Бердәм Русия" фракциясе җитәкчесе Сергей Неверовның тәкъдименә.
Элегрәк депутат Сергей Неверов Русия Президентына декабрь аеның соңгы көнен бөтенрусия ял көне итәргә тәкъдим итте. "Күп төбәкләрдә 31 декабрьдә ял итү турында карар кабул ителде инде. "Бердәм Русия" бу көнне бөтен ил буйлап ял итәргә тәкъдим кертә. Ни дисәң дә, бу гаилә бәйрәме һәм елның соңгы көне", - дип билгеләп үтте фракция җитәкчесе.
Фото: bashinform.ru

Гөлия Мөгаллимова https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: