Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 декабрь 2020, 11:27

Радий Хәбиров район һәм шәһәр җитәкчеләренә рәхмәт әйтте

12 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәт һәм республиканың район, шәһәр җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә үткәрде. Очрашуда төбәкнең 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. 2021 елга төп максатлар да куелды.

Семинарны ачканда Радий Хәбиров җирле идарә командаларына уңышлы эш алып барулары, аеруча коронавирус инфекциясе таралу белән көрәш өчен рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе бары тик бердәм тотынганда гына уңышларга ирешеп була диде.
Узып баручы ел катлаулы булды. Иң мөһиме – без сәламәтлек саклау системасындагы хәлләрне тотрыклыландырдык. Коронавирус белән көрәштә кабул ителгән чаралар ярдәмендә 65 яшьтән өлкәнрәк авыруларның кимүенә ирешелде. Муниципалитетларга бу авыр чорны лаеклы һәм оешкан төстә үтүләре өчен рәхмәт әйтәсем килә, – дип ассызыклады республика Башлыгы. – Сез беләсез, без Стәрлетамакта инфекцион госпиталь төзелешен тәмамладык. Лицензияләү эшләре төгәлләнгәч, ул беренче пациентларны кабул итәчәк. Бу урындагы дәваханәләрне профильле юнәлешләренә кайтарырга һәм гражданнарга ярдәм күрсәтүдә булышачак. Шул ук вакытта коронавирус чорында иң гади санитар таләпләрне – битлек режимын, социаль дистанция, даими дезинфекция үтәүне – онытмаска кирәк”.
Әлфия Шакирҗанова https://omet-rb.rbsmi.ru
Чыганак: bashinform.ru
Фото: utronews.su
Читайте нас: