Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 декабрь 2020, 16:19

Яңа вазыйфага тәгаенләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан Республикасының төзелеш һәм архитектура министры итеп Рәмзил Күчәрбаевны билгеләү турында указга кул куйды.

Күчәрбаев Рәмзил Наил улы 1977 елның 9 маенда Туймазы районының Гафур авылында туган. Октябрьский коммуналь-төзелеш техникумын, Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1996 елда "Авыл төзүчесе" кече предприятиесендә ташчы булып башлаган. 2001-02 елларда - «Октябрьскнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә ташчы, төзелеш һәм монтаж эшләре остасы. 2004-05 елларда - «Октябрьскнефть» нефть-газ чыгару идарәсе инженеры. 2005-06 елларда - «Башнефть-Уфа» җәмгыятенең Октябрьский нефть һәм газ чыгару идарәсенең капиталь төзелеш һәм ремонт хезмәте инженеры. 2006-11 елларда - шунда ук директор вазыйфасын башкаручы, "Нефтестроймонтаж" идарәсе директоры. 2011-13 елларда - Приютово "Нефтестроймонтаж" идарәсенең Серафимовка төзелеш-монтаж цехы башлыгы урынбасары. 2013-16 елларда - Туймазы районы хакимияте башлыгының сәнәгать, төзелеш, элемтә һәм инвестицияләр буенча урынбасары. 2016-20 елларда - Башкортстан Республикасының капиталь төзелеш идарәсе башлыгы. 2020 елда - Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары, Башкортстан төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы.
Фото: glavarb.ru
Фануз Хабибуллин https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: