Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 октябрь 2020, 11:06

Учалыда яңа, яшь, актив, тырыш башлык

Ил буенча үткән конкурста та аның эшен югары бәяләделәр."Русия - мөмкинлекләр иле" Президент платформасының флагман проекты булган "Русия лидерлары" конкурсының өченче сезоны ярымфиналисты Илмир Газизов Учалы шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфасына билгеләнде.

Илмир Газизов 1985 елның 6 ноябрендә Учалы шәһәрендә туган. 2008 елда "Финанс һәм кредит" белгечлеге буенча Көньяк Урал дәүләт университетын тәмамлаган. Студент елларыннан ук актив җәмәгать эшчәнлеге алып барган: Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр палатасы әгъзасы булган, берничә ел Учалы районының Яшьләр советы рәисе булган.
2011 елның 3 мартыннан Учалы районы Советы Президиумы әгъзасы, 2016 елдан - муниципаль район Советының бюджет, салымнар һәм милек мәсьәләләре буенча даими комиссиясе рәисе.
Учалы мэры вазыйфасына Илмир Газизов сити-менеджер вазыйфасын биләүгә конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча билгеләнде.
Быел Илмир Газизов Идел буе федераль округыннан «Русия лидерлары» конкурсының өченче сезоны ярымфиналисты булды. Киләсе сезонда да, Илмир сүзләренчә, ул, һичшиксез, "Русия лидерлары" конкурсында катнашачак, компетенцияләрне көчәйтү өстендә эшләячәк һәм финалга чыгарга тырышачак.
Фото: uchaly.bashkortostan.ru

Гөлия Мөгаллимова https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: