Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 октябрь 2020, 16:45

Дәүләт Җыелышы-Корылтайның 27нче утырышы башланды

Утырыш барлык саклану чараларын күздә тотып үткәрелә.Берничә минут элек Дәүләт җыелышы-Корылтайның егерме җиденче утырышы башланды. Анда республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнаша.

Бүген биредә кырыктан артык мәсьәлә каралачак. Алар арасында халык исәбен алуга әзерлек, кыйммәтле ташлар белән эш итү, адреслы социаль ярдәм, милеккә салым, аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану, кайбер закон проектларына үзгәрешләр кертү бар. Бүгенге утырышта күтәреләчәк иң мөһим сорауларның берсе - җир участоклары бүлү турында закон кабул итү.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев әлеге чараның барлык эпидемиологик чараларны үтәүне күз уңында тотып үткәрелүен белдерде һәм битлекләрнең даими булырга тиешлеген ассызыклады.
Әйткәндәй, утырышта катнашу өчен 100 депутат теркәлде. Утырышта күтәрелгән төп мәсьәләләләр белән арытаба да таныштырырбыз.
Фото: gorobzor.ru

Гөлия Мөгаллимова https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: