Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 октябрь 2020, 12:06

Оператив штаб утырышы үтте

Анда Радий Хәбиров та катнашты.23 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе территориясендә коронавирус таралуны кисәтү буенча оператив штаб утырышында катнашты. Видеоконференция режимында аны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова үткәрде.

Утырышта коронавирус белән агымдагы вәзгыять, сәламәтлек саклау системасының COVID-19 һәм башка сезонлы авырулар артуына әзерлеге, чит дәүләтләр белән даими авиаэлемтәне яңарту һәм башка темалар каралды. Искәртәбез, Башкортстанда 23 октябрьгә авырулар саны 10 меңнән артып китте. Узган тәүлектә төбәктә COVID-19 авыруының 74 яңа очрагы ачыкланган. Республикада эпидемиологик вәзгыять катлаулы булу сәбәпле, коронавирус таралуга каршы тору буенча берничә яңа карар кабул ителде.
Шулай итеп, үз-үзен изоляцияләү режимын 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, авырлы хатын-кызларга һәм хроник авырулары булган кешеләргә сакларга кирәк. Башкортстан предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә хезмәткәрләр арасыннан антиковид инспекторлар эшли башлады. Алар барлык профилактик таләпләрне үтәүне контрольдә тота. Җәмәгать транспорты хәрәкәте эш графигын социаль дистанцияне сакларга мөмкин булырлык итеп оптимальләштерделәр. Кинотеатрлар, мәдәният йортлары, театрлар заллар тулуы 30 проценттан артмаган очракта эшли ала. Җәмәгать туклануы оешмалары 23:00дән 6:00 сәгатькә кадәр эшләми. Республикада мәктәп каникуллары бер атнага иртәрәк - 19 октябрьдә башланды.
Фото:glavarb.ru

Гөлия Мөгаллимова https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: