Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 октябрь 2020, 11:30

Радий Хәбиров митрополит Никонны юбилее белән котлады

Радий Хәбиров митрополит Никонны юбилее белән котлады1 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никонны 70 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа Афонда эшләнгән Табын Алла анасы иконасын бүләк итте.

- Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, - диде Радий Хәбиров. - Безнең епархия башында нәкъ менә шундый кеше торганга мин бик бәхетле. Сезгә кешеләр җылы, тирән ихтирам белән карый, ә сез, ышанам, өч дистә ел хезмәт дәверендә Башкортстанны яратып, хәтта күпмедер дәрәҗәдә башкорт булдыгыз. Сезгә нык сәламәтлек телим! Хезмәтегезгә күп көч саласыз. Үзегезне саклагыз. Бу - иң мөһиме.
Митрополит Никон Башкортстан Башлыгына тәбрикләүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм үз яшен бөтенләй тоймавын билгеләп үтте.
- Мин республикада 30 ел яшим һәм төрле вакыйгалар кичердем, - диде ул. - Нинди генә вакытлар булмасын, без үзебезне өметсезләндермәдек. Без һәрвакыт төбәк җитәкчелегенә дә, кешеләргә дә тынычлык һәм тотрыклылыкка ярдәм итәргә тырыштык. Эшебезне алга таба да дәвам итәрбез дип өметләнәбез. Кызганыч, башкорт телен өйрәнергә насыйп булмады, әмма мин моның өстендә эшләвемне дәвам итәм.
Фото: glavarb.ru

Фануз Хабибуллин https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: