Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 сентябрь 2020, 23:40

"Без Башкортстанга рәхмәтле..."

Бүген Куергазы районына, Кыргызстан халкы вакытлыча урнаштырылган лагерьга Кыргызстанның Русия Федерациясендәге Илчелегенең консуллык бүлеге мөдире Эдуард Насыйров килде.

Ул якташларын урнаштырган палаткаларда булды, аларның кайсы шартларда яшәүләрен, аларны ашату ничек оештырылуын һәм көнкүреш мәсьәләләре хәл ителүен карады. Эдуард Насыйров шартлар аркасында үз илләренә эләгә алмаган ватандашларының барлык сорауларына да җавап бирде.

- Кызганычка каршы, пандемия аркасында Казахстан чикләре ябык кала. Безнең ватандашларыбыз моңа кадәр булган кебек транзит коридоры булыр дип өметләнделәр. Май аеннан без 10 меңгә якын кешене ватаныбызга җибәрдек инде. Оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен мин илчелек белән командировкага җибәрелдем, әлегә без Казахстан ягыннан җавап көтәбез. Без тагын бер кат Кыргызстан гражданнарының гомум исемлеген әзерләргә, бу проблемаларны бетерү өчен документлар белән барысы да тәртиптә булмаган кешеләрне ачыкларга тиеш.

Башкортстан җитәкчелегенә, район һәм шәһәр хакимиятләре башлыкларына ватандашларыбызга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Аларга лаеклы шартлар тудырылган, туклану, урындагы хакимияткә мөрәҗәгать иткән барлык мәсьәләләр чишелеш таба.
Якын арада бу мәсьәлә хәл ителер дип өметләнәм һәм бу атнада Казахстан хакимияте гражданнарыбызны аларның территориясе аша узу өчен транзит коридоры бирер, - дигән «Башинформ» агентлыгына Кыргызстанның Русиядәге Илчелеге вәкиле.

Фото: Башинформ

Ример Насретдинов https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: