Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 сентябрь 2020, 16:46

Андрей Назаров - Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры

Бүген Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның көзге сессиядә беренче пленар утырышы үтте. Көн тәртибенә кырыктан артык мәсьәлә кертелгән иде, аларның күпчелеге республика закон проектларын тикшерүгә бәйле. Утырышта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Пленар утырыш алдыннан парламент Президиумы утырышы узды, анда булачак утырышның көн тәртибенә төзәтмә, Андрей Назаров кандидатурасын Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасына карау турында өстәмә сорау кертелде.

Республика Конституциясенең 87нче статьясы һәм “Башкортстан Республикасы Хөкүмәте турында” Законның 7нче статьясы нигезендә Премьер-министр республика Башлыгы тарафыннан парламент ризалыгы белән билгеләнә. Парламентка Андрей Назаровның документлар пакеты тапшырылган һәм бүген депутатлар аның кандидатурасын карады.

Радий Хәбиров чыгышында Андрей Назаровның республика үсеше өчен күп эшләвен, үзен нәтиҗәле җитәкче буларак күрсәтүен билгеләп үтте.

- Асылда, ул күптән федераль масштабтагы фигура булды, беренче вице-премьер постында ул катлаулы икътисади бурычларны хәл итте. Мин ышанам, киң компетенцияләр, профессионализм һәм аның башка сыйфатлары Андрей Геннадьевичка куелган бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бүген без кадрлар мәсьәләсен генә хәл итмибез, республиканың үсешен билгелибез, - диде Радий Хәбиров.

Дәүләт җыелышы Регламенты нигезендә кандидат Андрей Назаров пленар утырышта үзе планлаштырган кыска эш программасы белән чыгыш ясады һәм депутатлар сорауларына җавап бирде.

Дәүләт җыелышы Андрей Назаровны Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министры вазыйфасына билгеләүгә бертавыштан ризалык бирде.

Депутатлар “Авылдагы яшь белгечләрне яклау буенча Башкортстан Республикасының муниципаль район хакимиятләре эшчәнлеген норматив-хокукый көйләү мәсьәләләре турында” темасы буенча парламент тыңлауларын үткәрү турында карар кабул итте.

Пленар утырыш коронавирус пандемиясе фонында профилактик чаралар белән бәйле рәвештә аерым режимда узды. Депутатлар үзара бәйләнештәге төркемнәргә төрле залларга бүленде. Кайбер депутатлар объектив сәбәпләр, беренче чиратта, сәламәтлек торышы буенча, утырышта дистанцион рәвештә катнашты.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин.
Автор: Фануз Хабибуллин
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: