Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 сентябрь 2020, 17:17

Башкортстанда вакытыннан алда тавыш бирү башланды

Бүген Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлауларда вакытыннан алда тавыш бирү башланды.

Республика Үзәк сайлау комиссиясендә 14нче Новиков сайлау округы (Уфа шәһәре Совет районы) һәм 35нче Металлургия сайлау округы (Межгорье, Белорет районы) территориясендә теркәлгән халык 11-12 сентябрьдә 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр депутатларны өстәмә сайлауларда вакытыннан алда тавыш бирә алачак, дип аңлаттылар.
Вакытыннан алда тавыш бирү тавыш бирү биналарында һәм тавыш бирү бинасыннан читтә (өйдә) узачак.
Республика парламентына ике мандатка 12 кандидат дәгъва итә, һәр сайлау округында алтышар кеше.
"Урындагы совет депутатларын сайлауларны оештыручы 63 территориаль сайлау комиссиясенең 28е шулай ук вакытыннан алда тавыш бирүнең өстәмә төрен куллану турында карар кабул итте. Бу муниципалитетларда яшәүчеләр 2020 елның 13 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә генә түгел, ә 11-12 сентябрьдә дә 8дән 20 сәгатькә кадәр үз ихтыярларын белдерә алачак", - дип билгеләп үттеләр Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә.
28 муниципалитет арасында Агыйдел, Межгорье, Нефтекама, Сибай һәм Стәрлетамак шәһәрләре бар. Урындагы сайлауларда 1759 мандат алмаштырыла, шуларның яртысыннан артыгы (903 мандат) муниципаль районнар советлары депутатларын сайлауга туры килә.
Фото: "Башинформ".

Автор: Фануз Хабибуллин

Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: