Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 август 2020, 12:05

Радий Хәбиров митрополит Никонны Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләде

26 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никонны Урыс православие чиркәвенең Уфа кафедрасына билгеләнүгә 30 ел тулу белән котлады һәм аны Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләде.

- Сез - безнең республиканың тынычлыкта һәм татулыкта яшәвенә бөтен көчен биргән кешеләрнең берсе, - диде Радий Хәбиров. - Минем өчен Сез - иң мөхтәрәм руханиларның берсе. Мин Сезгә хезмәтегез, кешеләр турында кайгыртуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек телим, озак еллар дәвамында безнең белән бергә булуыгызны, кешеләргә Ходай сүзе, игелек, татулык, тынычлык идеаллары таратугызны телим.
Башкортстан Башлыгы коронавируска каршы көрәш эшенә республиканың традицион конфессияләре лидерларының зур өлеш кертүен ассызыклады һәм митрополитка нәтиҗәле ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
- Бу 30 ел эчендә мин республикабызда милләтара, конфессияара тынычлыкны һәм үзара ихтирамны яклауны төп бурычларыбызның берсе дип күрдем, - диде митрополит Никон. - Ходай кушсын, һәрвакыт шулай булсын. Киләчәктә дә, миңа көч һәм сәламәтлек мөмкинлек биргән кадәр, республикага һәм аның кешеләрендә хезмәт итәчәкмен.
Фото: glavarb.ru

Фануз Хабибуллин https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: