Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 август 2020, 18:20

Хәмитов Башкортстан Башлыгы киңәшчесе итеп билгеләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның карары белән Расих Хәмитов иҗтимагый башлангычларда республика Башлыгының табигый ресурслардан файдалану һәм экологик хәвефсезлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе итеп билгеләнде.

Хәмитов Расих Әгъзам улы 1951 елның 5 апрелендә Баймак районының Ярат авылында туган.
Г. И. Носов исемендәге Магнитогорск тау-металлургия институтын, Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган. 2007 елда Русия Федерациясе Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте академиясендә һөнәри әзерлек уза.

Хезмәт эшчәнлеген 1970 елда СССР Геология министрлыгы «Союзгеофизика» трестының (Калининград өлкәсе, Советск шәһәре) Балтыйк буе геофизика экспедициясенең бораулау мастеры башлаган.

1973 елда - Баймак районы Таулыкай урта мәктәбенең физика һәм математика укытучысы.

1978-82 елларда - Михайловка тау-баету комбинатының (Курск өлкәсе Железногорск шәһәре) карьера участогы бригадиры, начальнигы урынбасары. 1982-91 елларда - тау мастеры, участок башлыгы, баш инженер, җитәкче урынбасары - Башкортстан бакыр-күкерт комбинатының тау цехы (карьеры) баш инженеры (Сибай шәһәре).

1991 елда – “Уралалтын” берләшмәсенең Түбә руднигы директоры урынбасары (Баймак шәһәре). 1991-92 елларда – “Түбә” артеле рәисе урынбасары (Баймак шәһәре). 1992-93 елларда - прораб, “Вант” җитештерү-төзелеш фирмасының баш инженеры (Сибай шәһәре).

1993-97 елларда - Башкортстан Республикасы Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча дәүләт комитетының каты файдалы казылмалар яткылыкларыннан файдалану бүлеге башлыгы. 1997-98 елларда - шул комитетның рәисе.

1998-2003 елларда - Башкортстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсе башлыгы. 2003-04 елларда - табигый ресурслар министры урынбасары, Башкортстан Республикасының Дәүләт геология хезмәте җитәкчесе.

2004-07 елларда - Русия Табигый ресурслар министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Берләштерелгән табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау баш идарәсенең җитәкчесе урынбасары, геологик хезмәте җитәкчесе.

2007-13 елларда - Русия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлыкның Башкортстан Республикасы буенча җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсе башлыгы.

2014-17 елларда - Башкортстан Республикасы тау-геология оешмаларының - "Башнедра"ның идарә рәисе, Ассоциация президенты.

2017 елдан – “Башнедра” тау-геологик мирасны, мәгарифне һәм бизнесны үстерү фонды президенты; Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы табигый мирасны саклау мәсьәләләре буенча эш төркеме әгъзасы; Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасының сәнәгать, эшкуарлык, агросәнәгать комплексы, бюджет һәм салым сәясәте, табигый ресурслар һәм экология мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе урынбасары.

Башкортстанның атказанган металлургы.

Фото: glavarb.ru

Фануз Хабибуллин https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: