Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 август 2020, 12:22

"Безгә барыбызга да уртак тел табарга кирәк..."

Республиканың дини лидерларының берсе, Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчесе Айнур Биргалин республика Башлыгы белән очрашуда Куштаудагы вәзгыятьне җайга салу буенча үз фикерен белдерде.

- Гаммәви мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә Куштауга бәйле вәзгыятьнең сәяси вакыйгага әйләндерелүенә шат түгелмен. Мин - дин кешесе, без барыбыз да уйлыйбыз: бу яктан да кешеләр, бу яктан да. Стәрлетамакта яшәүчеләр турында да уйларга кирәк. БСК оешмасыннан урындагы халыкка игътибар җикелекле түгел. Миңа «Лукойл» турында мисал китерелде – ул үз эшчәнлеген алып барган урындагы халыкны ярата, халык аны ярата, чөнки ул балалар бакчалары төзи, социаль проектларны финанслый. Предприятиене дә сакларга кирәк, эшчеләр лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш. Куштауны саклаучыларны да ишетергә кирәк.

Минем үз ягымнан бу низагны үстерәсем килми. Барысы белән бергәләп өстәл артына утырып, чәйдән башларга һәм бу мәсьәлә турында фикер алышырга була, - ди ул.

Фото: Башинформ
Автор: Ример Насретдинов
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: