Сәясәт
14 Октября 2019, 05:48

Шатлык хисе тумады

НАТО инфраструктурасының Русия чикләренә якынлашуы шатлык хисе тудырмый, дип белдерде РФ президенты Владимир Путин.

“НАТО уставын беркем дә гамәлдән чыгармады әле. Ә анда үз оешмасының әгъзаларына хәрби ярдәм күрсәтү дигән өлеш бар. Бу хәрби блок, һәм әлбәттә, хәрби блок инфраструктурасы безнең чикләргә якынлаша икән, ул бездә шатлык хисе тудырмый, – диде Путин Сөгуд Гарәпстанына сәфәр кылыр алдыннан Al Arabiya, Sky Nеws Arabia һәм RT Arabic гарәп телеканалына биргән интервьюсында.


Чыганак: ria.ru

"Өмет" гәзитеннән.



Читайте нас