Сәясәт
4 октябрь 2019, 07:04

Германия кушылган көн белән котлады

Русия президенты Владимир Путин Германиянең Федераль президенты Франк-Вальтер Штайнмайерга һәм илнең Федераль канцлеры Ангела Меркельгә милли бәйрәмнәре – Германия бердәмлеге көне уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде.

“Германиянең кушылуы – Европада салкын сугыш тәмамлануны билгеләүче һәм безнең дәүләтләребез арасында яңа битләр ачкан тарихи масштабтагы вакыйга”,- диелә телеграммада. Ул шулай ук ике илгә дә төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне ныгытырга кирәклеге хакында да әйтә.


Мәгълүмат: Германия кушылу 1990 елның 3 октябрендә теркәлде.


"Өмет" гәзитеннән.

Чыганак: iz.ru


Читайте нас