Николай Евдокимов сүзләре буенча, хәзер инде төп интрига – Хөкүмәтне кем җитәкләячәк, аның составында кем булачак һәм нинди үзгәрешләр көтелә.
“Әлбәттә, республика үсеше хакындагы указга кул кую җитди игътибар уятты. Документ басылып чыкмас борын ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртәрәктер. Ләкин әйтелгәннәрдән дә проектларның бик амбициоз, зур тырышлык һәм җитди финанслау таләп итүен чамаларга мөмкин. Ул масштаблы проектларга чыганакларның каян алыначагы әлегә билгесез, әмма аларның барысы да гамәлгә ашырылса, бу төбәкнең социаль-икътисади үсешендә гаять зур адым булачак”.