Сәясәт
11 сентябрь 2019, 06:10

Кырымга - яңа башлык?

Владимир Путин яңа чакырылыштагы Кырым дәүләт Советы карамагына төбәк Башлыгы вазифасына өч кандидатура тәкъдим итте.

Алар:


Әлеге вакытта җитәкчелек итүче Сергей Аксенов ("Бердәм Русия");

Севастопольнең Гагарин муниципаль округы Советы депутаты Сергей Богатыренко (КПРФ);

Дәүләт думасы депутаты Павел Шперов (ЛДПР).

"Әлбәттә, Кырым Башлыгы итеп Сергей Аксенов сайланачак. Монда бернинди шик тә юк", — диде парламент рәисе Владимир Константинов.

Якшәмбе көнне бердәм сайлау көнендә Кырым Дәүләт Советына да сайлаулар үтте. 33,28 процент халык сайлауга килде.

Фото: ria.ru

"Өмет" гәзитеннән.
Читайте нас