“Тамим бен Хамад Аль Тани ике яклы хезмәттәшлек дәрәҗәсе, аеруча икътисад һәм сәүдә тармакларындагы хезмәттәшлек белән канәгать булуын белдерде һәм Русия президентын визит белән Катарга чакырды” диелә агентлык хәбәрендә.
Кремль матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, моңа кадәр Катар әмире белән сөйләшкән вакытта Владимир Путин Фарсы култыгы төбәгендә тотрыклылык һәм иминлекне тәэмин итү проблемасына тукталган иде. Әңгәмә барышында ике яклы контактлар графигы да каралган.