21 августта Владимир Путин фин республикасы президенты Саули Ниинистё чакыруы буенча Финляндиягә эш сәфәре белән барачак. Бу хакта Хөкүмәт канцеляриясендә махсус хәбәр басылып чыккан.
“Ниинистё белән Путин президент сараенда рәсми сөйләшүләр алып барачак. Финляндия һәм Русиянең икеяклы мөнәсәбәтләреннән башка президентлар төбәк һәм халыкара сорауларны да өйрәнәчәк”, - диелә бу хәбәрдә.