Үткән атнада аны кулга алырга дип йортын өч тапкыр штурмладылар. Президентны яклашырга йөзләгән кеше җыелды, спецназчылар белән гади халык арасында атыш башланды. Бер спецназчы һәлак булды. Яралылар саны 136га җитте.
Бик озак барган сөйләшүләрдән соң Атаембаев хокук сакчыларына үзе бирелде. Ул күп гаепсез кешеләрнең зыян күрүе өчен көенүен белдерде. Аны 26 августка кадәр тикшерү изоляторына озаттылар.
Элеккеге президент йортын штурмлый башлагач кулына корал алуын таный. Ул спецназчыларга “үз халкыгызга атмагыз” дип мөрәҗәгать итте.
Алмазбек Атамбаев Кыргызстанны 2011 елдан 2017 елга кадәр җитәкләде. Властьны үз теләге белән көрәштәше Сооронбай Жээнбековка калдырып китте. Июнь азагында парламент прокуратурага экс-президентны гаепләп, аның кылган җинаятьләр исемлеген җибәрде.