Сәясәт
19 июль 2019, 06:11

Путин Таможня хезмәтенең байрагын раслады

Русия президенты Владимир Путин Федераль таможня хезмәтенең байрагын, әләмен һәм эмблемасын раслады.

Президент указында әйтелүенчә, байрак — Федераль таможня хезмәтенең рәсми символы һәм реликвиясе — таможня органнарының традицияләрен чагылдыра. Ул — чит-читләре ак каймалы туры өчпочмаклы яшел төсле тукыма. Периметрында - үрелгән алтынсу орнамент.

Үзәктә канатларын күтәргән таҗлы ике башлы алтын бөркет урнаштырылган. Байракның икенче ягында Федераль таможня хезмәтенең эмблемасы: ике башлы алтын бөркетне астан яртылаш каплап торган дүртпочмаклы яшел геральдик калкан сүрәтләнгән. Калканда бер-берсе белән кисешкән факел белән махсус тимер таяк (жезл) тора.

Автор : Кадикова Резида

"Өмет" гәзитеннән.


Читайте нас