- "Ростехнадзор" тарафыннан расланган проект кысаларында барлык эшләр дә алып барыла, предприятие без әйткән темпларны саклый. Моннан тыш, хәзер кар актив эри, аның шактый күп булуы карьерда суның актив артуына ярдәм итә. Эшләр график буенча бара, 26 мартка өлгерербез дип уйлыйм, - диде, Радий Хәбиров ТАСС хәбәрчесе соравына җавап биреп.
Радий Фәрит улы сүзләренә караганда, шәһәрдәге хәл нормаль, тыныч, кешеләр яши, эшли, үз эшләре белән шөгыльләнә.
Дүшәмбе көнне Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов Сибай карьерына су тутыру эшләре 82 процентка тәмамланган, дип хәбәр итте.
- Су тутыру 549 метрдан башланды — бу бездә ноль ноктасы санала. Бүген 483 метрга җиткән, ягъни 64 метр тутырылган. Бу безнең контроль ноктадан 82 процент тәшкил итә, - ди Сибай җитәкчесе.
Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалы карьерга су тутыра. Моның өчен шахтадан су кулланыла, эшне 26 мартка төгәлләү планлаштырыла.
Фото: "Башинформ" сайтыннан.