Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 февраль 2019, 11:30

Путин Федераль Җыелышка Юлламасында нәрсәләр сөйли?

20 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Президент Юлламасы — программа документы, анда дәүләт Башлыгы тышкы һәм эчке сәясәтнең өстенлекле төп юнәлешләрен билгели, илдәге эшләр торышына бәя бирә.

- Иң мөһиме – гомумдәүләт проектларын җәелдерү. Бу — озак вакытка исәпләнгән перспектива. Илкүләм проектлар кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен төзелгән, — диде Владимир Путин. — Хәзер үк эшләргә, билгеләнгән чикләрдән чигенмәскә кирәк. Без бары тик алга барырга тиеш. Әмма тапталган буенча эшләргә ярамый. Кешеләр өчен шунысы мөһим: ниләр эшләнгән, һәм бу аларның тормышын ничек яхшыртачак – кайчан да булса түгел, ә хәзер. Башкарма властьның барлык дәрәҗәләрендә эш оешкан төстә һәм нәтиҗәле булырга тиеш. Үсеш проектлары федераль түгел, ә нәкъ менә дәүләт проектлары.

Күпьеллык хезмәт нәтиҗәсендә, хәзер Русия үсешкә гаять зур финанс ресурсларын туплый алды. Кешеләр яхшы якка үзгәрешләрне быел ук тоярга тиеш.

Барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрне, коммунизм килгәнен көтеп утырмыйча, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен эшлекле гамәлләр кылырга чакырып, Президент күпбалалы гаиләләр, пенсионерларның тормышын яхшырту буенча радикаль чаралар күрергә кирәклеген билгеләде. Социаль түләүләрне, хәерчелекне бетерү, медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту, мәктәпләрне модернизацияләү һәм техник яктан заманча коралландыру, төрле тармакларда хезмәт хакы дәрәҗәсен арттыру, фәнне һәм югары технологияле җитештерүне үстерү бурычлары куелды. Дәүләт Башлыгы Юлламада куйган бурычлар урыннарда оператив хәл итүне таләп итә.

Электрон һәм басма киңкүләм мәгълүмат чаралары материаллары буенча.
Читайте нас: