Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 февраль 2019, 12:07

Яшәү мохитебезне чүп-чардан арындырыйк!

Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юлламасында чүп-чарны эшкәртү өлешен 60 процентка кадәр арттырырга кирәклеген белдерде.

– Мин Бөтенрусия халык фронтына гражданнар контролен тәэмин итүләрен, шул исәптән иҗтимагый экологик инспекторларга таянуларын сорыйм. Аларның хокук бозулар турындагы һәр сигналы хакимият органнары тарафыннан мәҗбүри рәвештә каралырга, конкрет чаралар күрелергә тиеш.


Якындагы ике елда шәһәрләрдә зур проблема тудырган 30 чүплек ябылырга һәм рекультивацияләнергә тиеш. Шул ук вакытта, яңадан миллионнарча тонна чүп-чар җыймас өчен, калдыкларны эшкәртү өлешен бүгенге 8-9 проценттан 60 процентка кадәр арттырырга кирәк, - диде ул.

"Кызыл таң" гәзитенннән.

Фото: РИА "Новости" сайтыннан.
Читайте нас: