Быел дәүләт башлыгының парламентка мөрәҗәгате ике тапкыр юбилейлы булачак: 24 февральдә бу тәҗрибәнең Русиянең яңа тарихында башлануына 25 ел тулса, Владимир Путин өчен әлеге Юллама 15нчесе булачак. Илнең беренче Президенты Борис Ельцин Юллама белән -- 6 тапкыр, Владимир Путин -- 14, Дмитрий Медведев дәүләт башлыгы вазыйфасында эшләгән вакытта 4 тапкыр чыгыш ясадылар.
Чараның дәвамлылыгы регламентлаштырылмаган. Узган елда Владимир Путин, ике сәгатькә якын чыгыш ясап, рекорд куйды. Федераль җыелышка уртача мөрәҗәгатьнең озынлыгы бер сәгатьтән артык. Владимир Путин 2004 һәм 2005 елларда иң кыска (48 минут) Юллама белән чыгыш ясаган.
-- Иң мөһиме – гомумдәүләт проектларын җәелдерү. Бу -- озак вакытка исәпләнгән перспектива. Илкүләм проектлар кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен төзелгән, -- диде Владимир Путин. -- Хәзер үк эшләргә, билгеләнгән чикләрдән чигенмәскә кирәк. Без бары тик алга барырга тиеш. Әмма тапталган ысуллар белән эшләргә ярамый. Кешеләр өчен шунысы мөһим: ничек эшләнгән, һәм бу аларның тормышын ничек яхшыртачак – кайчан да булса түгел, ә хәзер. Башкарма властьның барлык дәрәҗәләрендә эш җайга салынган һәм эчтәлекле булырга тиеш.
- Күпьеллык хезмәт нәтиҗәсендә хәзер Русия үсешкә гаять зур финанс ресурсларын туплый алды. Кешеләр яхшы якка үзгәрешләрне быел ук тоярга тиеш, - диде илбашы быелгы Юлламасында.
Фото: РИА "Новости" сайтыннан.