— Поликлиникага керү белән асылынасы килмәсен, ә, киресенчә, анда сине җылы каршы алсыннар, якты һәм уңайлы булсын. Бу бит бик кыйммәт тә тормый, — диде ул.
Радий Хәбиров ел ахырына кадәр балалар һәм өлкәннәр поликлиникаларының тышкы күренешләре һәм маршрутлаштыру проекты гамәлгә ашырылырга тиешлеген белдерде.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин пациентларны маршрутлаштыру поликлиникага кергәндә үк башланачак, диде. Анда администраторның аерым урыны булачак. Шушында ук тиешле мәгълүмат эленәчәк, инфоматлар куелачак. Пациентлар, кем ашыгыч ярдәм алырга, кем диспансерлаштыру үтәргә яисә консультациягә килүенә карап, бүленәчәк.
Радий Хәбиров белдерүенчә, ул муниципалитет башлыкларына 1 мартка кадәр медицина учреждениеләренә косметик ремонт ясау турында күрсәтмә биргән. “Бу - кечкенә проблема, ләкин сез хәтта аны хәл итү белән дә шөгыльләнмисез икән, җитдирәк нәрсәләр турында нәрсә уйларга мөмкин?” - диде ул.