Аерым алганда, сүз тимер юллар челтәрен үстерү, шул исәптән яңа юллар төзү һәм Уфаны көньяк тимер юллары аша урап узу мөмкинлекләрен арттыру турында барды.
“Уфа” халыкара аэропортын үстерү перспективаларын исәпкә алып, аны арытаба реконструкцияләү һәм аэродромның өстәмә объектларын төзү мәсьәләләре каралды.
Шулай ук, төбәктә су юллары буйлап йөк ташуны үстерү һәм яңа елга порты төзү турында фикер алышу булды. Сүз ашлык һәм зур күләмле йөк ташу турында бара. Биредә портка килү юлларының, йөк төяп җибәрүчеләр һәм кабул итүчеләрнең мөмкинлекләрен ачыклау мөһим.
Транспорт министры белән очрашуда Уфада транспорт төене, башкаланы көнбатыштан чыгу юлын, автомобиль трассаларын төзекләндерү һәм үзгәртеп кору, кайберләрен федераль милеккә тапшыру турында мәсьәләләр күтәрелде.