Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 февраль 2019, 12:24

Прокуратура закон сагында нык тора

Кичә Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтайның бишенче пленар утырышы үтте. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.

Быелгы беренче утырышта парламентарийлар 30дан артык мәсьәлә тикшерде. Аларның 20гә якыны – республика закон проектлары.
Башкортстан Прокуроры Андрей Назаровның төбәктә законнар үтәлеше турындагы чыгышы тыңланды. Бу — парламентта мондый төрдә оештырылган очрашуларның өченчесе. Прокурорны тыңлау тәҗрибәсе 2017 елдан башлап кулланыла.
Андрей Назаров сүзләренә караганда, былтыр республика Прокуратурасы 205710 закон бозу очрагын ачыклаган (2017 елда — 207902), шуларның яртысыннан артыгы — тикшерү, 42,2 проценты федераль законнар үтәлешенә күзәтчелек өлкәсендә. Прокурорларның эзлекле эше нәтиҗәсендә инвалид балаларның, ятим һәм күпбалалы гаиләләрнең торак, милек һәм башка социаль хокукларын бозу очракларына чик куелган. Прокурорларның һәм барлык дәрәҗә власть органнарының уртак тырышлыгы белән 788 ятим уңайлы торак белән тәэмин ителгән. Әлеге категориядәгеләр өчен йортлар төзегәндә аларны торакка мохтаҗ гражданнарны исәпкә куюда законсыз рәвештә баш тартуның, шулай ук аларга сыйфатсыз торак бирүнең 83 очрагы кисәтелгән.
— Коррупциягә каршы көрәш, элекке кебек үк, күзәтчелек эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 3500гә якын закон бозу, 915 коррупцион җинаять ачыкланды. 1675 җитәкче дисциплинар һәм административ җаваплылыкка тарттырылды, 61 җинаять эше кузгатылды, — диде Андрей Назаров.
Депутатлар аңа законнар торышы һәм аларның үтәлеше турында, Сибайдагы экологик хәл, ялган алкоголь сату, алданган дольщикларга кагылышлы сораулар бирде.
Утырышта каралган закон проектларының күп өлеше финанс-икътисад блогына кагыла. Көн тәртибенә, шулай ук, кече эшкуарлыкны үстерүгә, спортны яклауга, гражданнарның сәламәтлеген саклауны тәэмин итүгә бәйле закон проектлары кертелгән иде.
Депутатлар Рамил Искужинны республика Контроль-исәп палатасы рәисе вазыйфасыннан вакытыннан алда азат итү турында карар кабул итте.
Депутатлар, шулай ук, Дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре һәм Сәнәгать, инновацион үсеш, сәүдә, эшкуарлык һәм туризм буенча комитетларның составын үзгәртте, “Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортлардагы уртак милеккә капиталь ремонт үткәрүнең төбәк операторы” Фондының Попечительләр советында Дәүләт җыелышы-Корылтайның ике вәкилен тәгаенләде. Пленар утырышта, шулай ук, Дәүләт думасыннан килгән федераль закон проектлары, мировой судья вазыйфаларына кандидатуралар каралды.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Читайте нас: