Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 февраль 2019, 13:52

Депутат икәнсең – акча җәлеп ит!

Хөкүмәт йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстанга федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары катнашты.

— Депутатлар белән соңгы тапкыр очрашудан соң өч ай үтте. Анда без республикага федераль акчалар җәлеп итү буенча системалы эш башлавыбыз турында килешкән идек. Беренче чиратта, сүз Русия дәүләт проектлары һәм программалары, федераль максатлы программалар кысаларында төбәкләр арасында бүленүче акчалар турында бара, — диде Радий Хәбиров. — Әлеге эшне башка дәрәҗәдә сыйфатлы итеп башкарырга телибез. Шуңа күрә депутатлар эшен аларның һәрберсе җәлеп иткән федераль акча күләмен карап бәяләячәкбез, дип сөйләштек. Хәлне якынча анализлау куелган бурычларның күпчелегенең һаман да кискен булып калуын күрсәтә. Шуңа күрә депутатлардан республика заявкаларын канәгатьләндерү буенча активрак эш таләп ителә.
Республика җитәкчесе билгеләвенчә, эшнең иң мөһим өлеше — республиканың 12 дәүләт проектын һәм программасын гамәлгә ашыруда катнашуын тәэмин итүгә бәйле. Бүгенгә төбәк проектларының 55 паспорты әзерләнгән һәм расланган, аларның кураторлары һәм җитәкчеләре билгеләнгән.
Узган елда республикага 65 миллиард сум җәлеп ителгән. Агымдагы елда куелган бурыч — әлеге күрсәткечне 70-75 миллиард сумга җиткерү.
Федераль бюджет акчаларын җәлеп итү буенча башкарылган эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга өстенлекле бурычлар турында вице-премьер вазыйфасын башкаручы, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, икътисадны һәм социаль өлкәне үстерүгә федераль ярдәмне җәлеп итү ике төп юнәлеш буенча алып барыла. Алар — федераль программаларда һәм дәүләт проектларында катнашу.
Агымдагы елда республиканың башкарма власть органнары тарафыннан гомум күләме 43,3 миллиард сумлык 83 гариза әзерләнгән. Бүген шуларның 52се расланган. 2020 елга гариза тапшыру кампаниясе башланган.
Киңәшмә барышында Башкортстаннан сайланган Дәүләт думасы депутатлары сәнәгать, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь өлкә, транспорт һәм юл инфраструктурасы, санлы икътисад, эшкуарлык, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният, спорт һәм туризм, тирә-як мохитне саклау тармакларын үстерүгә юнәлтелгән программалар кысаларында федераль акчаларны җәлеп итү буенча алар җитәкчелек иткән эшче төркем эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.


Читайте нас: