Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 гыйнвар 2019, 12:16

Радий Хәбиров ни өчен баш киеме кими?

Республика җитәкчесе эш сәфәре белән Әбҗәлил якларына барганда гадәттәгечә җирле халык белән очрашып, көнүзәк проблемалар хакында фикер алышты.

Республика халкы Радий Фәрит улының салкын һава торышы булуга, я кар явып торуына карамастан, тышта һәрвакыт яланбаш йөрүен искә алды. Уфа журналисты моның нәрсә белән бәйле, ни өчен төбәк җитәкчесе баш киеме кимәве хакында кызыксынды. Аның сүзләре буенча, башкортстанлылар Р.Хәбиров сәламәтлеге хакында борчыла.
- 10 ел дәвамында Мәскәүдә яшәп, яланбаш йөрергә гадәтләнгән инде. Ләкин халык сорый икән, баш киеменең ниндидер варианты турында уйлармын, - дигән Радий Фәрит улы.
Чыганак: ufa1.ru
Фото: Олег Яровиков.
"Өмет" гәзитеннән.
Читайте нас: