Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 гыйнвар 2019, 11:18

Дуслык авыр вакытта сынала

Башкортстан һәм Кырым хезмәттәшлеге – моңа ачык дәлил. 17 гыйнварда Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов җитәкчелегендәге делегация Башкортстанга эш сәфәре белән килде. Делегация составында Хөкүмәт Рәисе урынбасарлары Ирина Кивенко, Михаил Селезнев, Алла Пашкунова, Симферополь шәһәре хакимияте башлыгы Наталья Маленко, Белогорск районы хакимияте башлыгы Галина Перелович һәм Кырым башкарма властеның башка вәкилләре бар иде.


18 гыйнварда Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов­ның ике яклы очрашуы үтте. Аннары киңәйтелгән составта очрашу булды.
— Сергей Аксенов, Сибайда гадәттән тыш хәл килеп тууын белгәч, 500 баланы Кырымда бушлай ял итәргә, саф һава суларга чакырды. Дуслык авыр вакытта сынала. Моның өчен зур рәхмәт Сезгә, — диде очрашуда Радий Хәбиров.
Кырым җитәкчесе Сергей Аксенов җавап сүзендә билгеләп үткәнчә, балаларга Кырымда ошарга тиеш һәм Башкортстанның барлык халкы да үзләрен биредә туган йортларындагы кебек хис итә ала.
— Без Башкортстан тарафыннан барлык юнә­лешләр буенча да даими ярдәм тоябыз. Республика Белогорск районына бик күп ярдәм итә. Мондый дуслык һәм уртак эш – Русиянең барлык төбәкләренең уңыш нигезе, — диде Сергей Аксенов.
Кырым җитәкчесе Сергей Аксенов шул ук көнне Дуслык ордены белән бү­ләкләнде. Тиешле указга Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйды. Бүләкләү тантанасы ике республика делега­цияләре очрашуы вакытында узды.
***
Быел Кырымда “Юбилейный” шифаханәсен реновацияләү башланачак, ул Башкортстанга 2017 елның сентябрендә тапшырылган иде. 2021 елда реконструкция тәмамлан­ганнан соң, Башкортстанның Кара диңгез ярында ял итү һәм дәвалану өчен нә­тиҗәле инфраструктуралы 400-500 урынга исәпләнгән заманча шифаханәсе бар­лыкка киләчәк.
“Юбилейный” шифаха­нәсе директоры Ренат Галимов Башкортстан һәм Кырым делегацияләренең очрашуы вакытында яңа корпуслар төзеләчәге турында сөйләде. Рено­вациягә 800 миллион сум акча тотыну планлаштырыла. Быел ике һәм өч катлы корпусларда һәм ашханәдә капиталь ремонт үткә­реләчәк.
“Икенче этапта санаторийда бассейн, термаль сулар белән заманча дәвалау-сәламәтләндерү комплексы барлыкка ки­ләчәк. Ул хәзерге заман дәвалау-диагностика методикаларын куллануга, спа-процедуралар һәм фитнес белән шөгыльләнүгә исәп­ләнгән. Рекон­струкциядән соң шифаханә ел әйлә­нәсенә эшли алачак”, —диде Ренат Галимов.
“Юбилейный” — балалар һәм ата-аналар өчен клиник кардиология шифаханәсе. Ул кан әйләнеше системасы, югары сулыш юллары һәм шуңа бәйле патология авырулары булган балаларны дәвалау һәм реабили­тацияләү белән шөгыль­ләнә. Ул Евпаториянең санатор-курорт зонасында, Кара диңгез ярыннан 30 метр ераклыкта, матур парк янында урнашкан. Хәзер ул совет чорында төзелгән торак һәм хуҗалык корпусларыннан тора. Биналар гына түгел, бөтен территория, инженерлык, челтәр һәм дәвалау инфраструктурасы да реновация таләп итә.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: