Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 гыйнвар 2019, 11:23

Закон чыгаруда катнаш!

Дәүләт җыелышы-Корылтай “Закон чыгаруда катнаш” дип атал­ган проектны гамәлгә ашыра башлады. Башкортстанда яшәүчеләр федераль һәм республика законнарын камилләштерү буенча үз идеяләрен тәкъдим итә ала.

– Проект һәр гражданга Русия һәм Башкортстан законнарын камилләштерү буенча идеяләрен гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирәчәк, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Шул ук вакытта гражданнардан закон проектын әзерләү таләп ителми. Чөнки закон чыгару процессы катлаулы, ул юридик әзерлек, тиешле өлкәдә махсус белемгә ия булуны таләп итә. Әлеге проект гражданнарның закон чыгаруда катнашуын гадиләштерүгә юнәлтелгән. Үз идеяңне тиешенчә тасвирлау да җитә. Республика халкын проектта актив катнашырга чакырам. Без икътисадны, социаль өлкәне үстерү буенча тәкъдимнәр көтәбез.
Тәкъдимнәрне Дәүләт җыелышы-Корылтайның http://gsrb.ru/ru/internet-reception/send/ сайтына, [email protected] электрон почтага яисә Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 46 адресы буенча җибәрергә мөмкин.
Үз хәбәрчебез.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: