– Федерация Советы комитетларының киңәйтелгән утырышларында республиканың стратегик үсеше, Башкортстан икътисадындагы өстенлекле проектларны гамәлгә ашыру, безнең иң яхшы тәҗрибәләребез турында фикер алышу планлаштырыла, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Без, шулай ук, үзәк һәм субъектлар бюджетларының мөнәсәбәте, төбәк һәм федераль законнарны камилләштерү мәсьәләләрен дә тикшерәчәкбез.
Федерация Советында презентацияләр үткәрү тәҗрибәсе төбәкләргә мондый чараларда абруй өстәү генә түгел, ә икътисад һәм социаль сәясәт өлкәсендә колачлы проектларны гамәлгә ашырырга, төбәккә өстәмә федераль ресурслар җәлеп итәргә, территорияләрнең инвесторлар өчен җәлеп итүчәнлеген арттырырга ярдәм итүен күрсәтә.