Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 декабрь 2018, 11:16

Рөстәм Миңнеханов: "Татар белән башкорттан якынрагы юк. Безгә аралашып яшәргә кирәк"

Татарстан Президенты Башкортстан җитәкчесен югары бәяли һәм ике төбәкне берләштерүче якларны билгели.

Үзенең чираттаны президентлык чоры йомгаклары буенча үткәрелгән матбугат конференциясендә ул Радий Хәбировны Русия Президенты Хакимияте мәктәбен узган, Красногорск шәһәрен җитәкләгән тәҗрибәле җитәкче буларак билгели.
- Татар белән башкорттан да якынрагы юктыр, безнең кайбер авазларның әйтелеше генә төрле, - ди ул. - Башкортстан - илнең куәтле төбәге, Татарстан да шулай. Безгә аралашып яшәргә, нефть химиясе, машина төзү өлкәсендәге уртак мәнфәгатьләребезне тормышка ашырырга кирәк.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: