Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 декабрь 2018, 16:11

Корылтайга бүләкләр белән керү тыела!

Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев парламент бинасына бүләкләр белән керүне тыйды.

"Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан шуны искәртергә телим: “Русия Федерациясендә дәүләт гражданлык хезмәте турында” Федераль закон нигезендә дәүләт хезмәткәрләренә вазыйфаларын башкару белән бәйле рәвештә бүләкләр кабул итү тыела.
Мин Дәүләт җыелышы бинасына пакетлар, тартмалар, кәрзиннәр тоткан кешеләрне кертмәскә куштым. Депутатлар һәм Секретариат хезмәткәрләре календарь, блокнотлар һәм башка канцелярия кирәк-яраклары белән тулысынча тәэмин ителгән. Бүләкләр балаларга булсын. Үзегезне дә, башкаларны да уңайсыз хәлгә куймагыз," – дип язды Константин Толкачев үзенең “Фейсбук”тагы битендә.



Фото: ("Башинформ" сайтыннан).

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: