Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 декабрь 2018, 17:21

Владимир Путинга соравым бар...

Иртәгә, 20 декабрьдә, Президент Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә Русия һәм чит ил журналистларының сорауларына җавап бирәчәк. Чарага 1702 журналист аккредитация үткән. Былтыр - 1640, 2016 елда 1437 матбугат чарасы вәкиле катнашкан иде.

Владимир Путинның ундүртенче зур матбугат конференциясе “Беренче канал”, “Россия-1”, “Россия-24” телеканалларында, “Маяк”, “Вести FM” һәм “Радио России” радиостанцияләрендә туры эфирга чыгачак. “Общественное телевидение России” (ОТР), шулай ук ОТР сайтында (http://www.otr-online.ru/online/) матбугат конференциясенең сурдотәрҗемәсен карарга мөмкин.
Үткән елда 3 сәгать 42 минут дәвам иткән матбугат конференциясендә Президент 65 журналистның соравына җавап бирде.
Владимир Путин журналистлар белән очрашуларны 2001 елдан бирле үткәрә. Иң кыска вакытлы конференциясе 1 сәгать 33 минут дәвам иткән, иң озыны Владимир Путин Русия Хөкүмәтенә китәр алдыннан 2008 елда булган: ул 4 сәгать 40 минутка сузылган, ил башлыгы 100дән артык журналистның соравына җавап биргән.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.



Фото: "РИА Новости" сайтыннан.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: