Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 декабрь 2018, 11:33

Радий Хәбиров: “Без яхшырак булдырабыз!”

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров Юлламада үзенең эш девизын атады.- Күршеләребез һәм дусларыбыз дөрес әйтә: “Без - булдырабыз!” Ә мин барлык җыелучыларга: “Без яхшырак булдырабыз!” дип әйтергә телим.

Кемгә тәрҗемә кирәк, аңлатып үтәм: бүген без башкалардан яхшырак эшләргә тиеш. Безне узып киткән төбәкләрне тормыш дәрәҗәсе буенча куып җитәргә телибез икән, икенче юл юк. Шул чакта алдынгы урыннарга кире кайтырбыз. Бу сүзләр девизыбыз булырга тиеш, — диде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров, республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, болай диде: “Әйдәгез, үзебезне провинциаллар итеп тоймыйк! Үзебезне хөрмәт итик, республикабыз, казанышларыбыз белән горурланыйк!”
Республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы җыелучыларга күренекле якташларыбызны — мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен, сәясмәннәрне, галимнәрне, спортчыларны санап үтте. Радий Хәбиров үзенең Юлламасын “Алга, Башкортстан!” дигән сүзләр белән тәмамлады.

"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: ("Башинформ" сайтыннан).
Читайте нас: