Директорлар советы рәисе итеп Ростислав Морзагулов тәгаенләнде. Аның фикеренчә, власть белән халыкның үзара бәйләнеше системасын көйләүдә республиканың барлык дәүләт һәм муниципаль структуралары катнашачак. Ахыргы максат — мәгълүмат алышу гына түгел, җаваплы кешеләр тарафыннан җәмгыятьне борчыган мәсьәләләр буенча оператив карарлар кабул итү.