Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 октябрь 2018, 17:50

Кузгалдылар!

Дәүләт җыелышы-Корылтайда легаль булмаган пассажир транспорты проблемаларын өйрәнү өчен төркем төзелгән.

Атап әйткәндә, депутатлар халыкка транспорт хезмәте күрсәтүгә кагылучы законнарны мониторинглау белән шөгыльләнәчәк. Эшче төркемне вице-спикер Рөстәм Ишмөхәммәтов җитәкли, аның составына төрле дәрәҗәдәге депутатлар, шулай ук төбәк Башлыгы Хакимияте, Хөкүмәт, прокуратура, башка ведомстволар вәкилләре кергән.
Эшче төркем, шулай ук, халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын өйрәнергә, көнүзәк мәсьәләләрне ачыкларга һәм аларны хәл итү юлларын табарга тиеш. Шул исәптән, законсыз автобус йөртүчеләр турында да сүз бара. Бу проблема республиканың барлык зур шәһәрләренә дә хас. Ләкин башкалада хәл аеруча кискен тора.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: