Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 октябрь 2018, 14:49

Рөстәм Хәмитов отставкага китте

11 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республика гражданнарына үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турында мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

—Хөрмәтле республика кешеләре! Хөрмәтле коллегалар!
Башкортстан Башлыгы вазыйфасында эшчәнлегем ахырына якынлашты. Минем тарафтан Русия Федерациясе Президенты исеменә, отставканы кабул итүен үтенеп, мөрәҗәгать юлланды.
Бу - минем шәхси карарым һәм ул барлык яклап та уйланылган. Сәбәп шунда: гамәлдәге законнарга ярашлы, 2019 елда үтәчәк Республика Башлыгын сайлауларда катнашу хокукым булса да, анда катнашырга җыенмыйм. Минем инануымча, яше өлкәнәеп барган җитәкчеләр үз эшчәнлекләрен туктату турында вакытында карар кабул итәргә һәм, өстән дә, астан да басымны көтмичә, лаеклы, уйланылган рәвештә һәм бернинди каршылыксыз эштән китә белергә тиешләр.
Федерация субъекты җитәкчесе эше, бигрәк тә Башкортстан кебек төбәктә, үзеңне тулысынча шуңа багышлауны, бик күп энергия һәм яңа идеяләр таләп итә. Мондый дәрәҗәдә эшчәнлек алып бару - яңа, яшь буын эше. Бүген заман даими үзгәрешләр кичерә һәм аларга һәр яктан, шул исәптән кадрлар сәясәтендә дә, яраклашырга һәм туры килергә кирәк.
Отставкага китү турында карарны ни өчен язын түгел, ә бүген кабул иттем, дисезме? Эш асылына төшенү, республика халкында абруй яулау һәм 2019 елның сентябрендә үтәчәк сайлауларга әзерләнү өчен яңа командага вакыт кирәк. Ил Президенты тарафыннан киләсе алты елга билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру өчен бу юнәлештәге эшне бүгеннән оештыру зарур. Республикада күчәкилүчәнлекне һәм тынычлыкны сакларга кирәк.
Хөрмәтле ватандашлар!
Сигез ел эшчәнлегем чорында күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәм. Шуны өзеп әйтәм: халык мәнфәгатьләре минем өчен һәрвакыт барысыннан да өстен булды. Мин кешеләр, сезнең өчен эшләдем, хөрмәтле республикада яшәүчеләр. Гадел эшләдем һәм беркайчан да үземә законнарны бозуга юл куймадым.
Имеш-мимешләр, ә аерым очракларда чынбарлыкка бөтенләй туры килмәгән ялган хәбәрләр, һәрбер эре җитәкчене эзәрлекли. Дөнья шулай корылган, һәм моның белән берни дә эшләп булмый. Мин үземнең эшчәнлегемдә фәкать намуслылыкка, гаделлеккә һәм җаваплылыкка таяндым!
Мин республиканың һәр кешесен, аның фикерен һәм хокукларын хөрмәт итәм. Бу — минем эш принцибы. Күп кенә кешеләр белән мин шәхсән җыелышларда, форумнарда, бәйрәмнәрдә очраштым. Сезне күрү, тыңлау, сезнең белән аралашу миңа һәрвакыт канәгатьлек китерде. Мин һәрвакыт сезнең җылы сүзегезгә, ярдәм итү теләгегезгә, ачыклыгызга зур әһәмият бирдем.
Эшчәнлегемне тәмамлагач та мин очрашулар, әңгәмәләшүләр һәм бәйләнешләр өчен һәрвакыт ачык булачакмын. Минем фикерем һәм киңәшләрем кирәк икән, мин һәрвакыт алар белән уртаклашачакмын. Очрашулар кирәк икән, чакырыгыз, килермен, кайтырмын.
Дөрес карар кабул итүемә шигем юк. Башкортстан — искиткеч республика. Һәм мин безнең төбәгебез мәнфәгатендә көчемне сала алганлыгым белән ихлас бәхетлемен. Күп нәрсә эшләнде, алда исә яңа бурыч-максатлар көтә. Барысы өчен дә рәхмәт. Мин сезне хөрмәт итәм һәм яратам, — диде, аерым алганда, республика халкына мөрәҗәгатендә Рөстәм Хәмитов.
Шул ук көнне Русия Президенты Владимир Путин “Башкортстан Республикасы Башлыгының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында” Указга кул куйды. Аңа ярашлы, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов үз теләге белән отставкага китте.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: