Радий Фәрит улы Хәбиров 1964 елның 20 мартында Башкортстан Республикасы Ишембай районының Сайран авылында туган. Башкортстан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1981 елда Ишембай транспорт машиналары эшләү заводында фрезеровщик өйрәнчеге булып башлый.
1989-92 елларда — Башкортстан дәүләт университеты юридик факультетының дәүләт хокукы һәм совет төзелеше кафедрасы ассистенты. 1994-2003 елларда — Башкортстан дәүләт университеты өлкән преподавателе, доценты, юридик факультет деканы урынбасары, Хокук институты директоры.
2003-08 елларда Башкортстан Республикасы Президенты Хакимиятен җитәкли.
2008 елдан алып Русия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсендә Русия Федерациясенең Федераль җыелышы һәм сәяси партияләр белән хезмәттәшлек буенча департамент директоры булып эшли.
2009-16 елларда Русия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсе начальнигы урынбасары вазыйфасын башкара.
2017-18 елларда — Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәр округы башлыгы.
Юридик фәннәр кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган юристы.
Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлау исә, гамәлдәге законнарга ярашлы, 2019 елның сентябрендә узачак.