Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 сентябрь 2018, 13:03

“Бердәм Русия” сайлауларда алда бара

Башкортстанда Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлауларда “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе алда бара. Сайлау бюллетеньнәренең 97 процентын эшкәрткәннән соң, бердәм республика округы буенча бу сәяси партия сайлаучыларның 58,39 процент тавышын җыйган.

Икенче урында “КПРФ” –18,37, өченчедә ЛДПР - 9,91 процент. “Гадел Русия” өчен сайлаучылар - 5,47, “Русия патриотлары” - 4,01, “Яшелләр” 1,99 процент тавыш биргән.
9 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көнендә - республикада Дәүләт җыелышы-Корылтайга һәм урындагы үзидарә органнарына депутатлар сайланды. Барысы 22 сайлау кампаниясе үтте.
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, тавыш бирүдә республика сайлаучыларының 49,19 проценты катнашты.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: