Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 август 2018, 11:46

Япония белән хезмәттәшлек ныгый

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Япониянең Русиядәге Илчелегенең Тулы вәкаләтле министры Токуро Фуруя белән очрашты. Яклар сәнәгать, сәүдә-икътисад, фән һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерде.

– Башкортстан Япония белән хезмәттәшлек итәргә әзер, – диде Рөстәм Хәмитов. – Республика илнең сәнәгать ягыннан үсешкән төбәге булуын беләсездер. Нефть чыгару һәм эшкәртү, нефть химиясе, химия, металлургия комплексы, машина, авиация двигательләре төзү, авыл хуҗалыгы – бүген без бу юнәлешләрдә әйдәп барабыз. Әлеге өлкәләрдә Япония бизнесы вәкилләре белән үзара бәйләнеш булдырырга әзербез.
Республика Башлыгы белдерүенчә, сентябрьдә Япониянең Мәскәүдәге Илчелегендә Башкортстанның презентациясе үтәчәк, арытаба төбәкнең туризм мөмкинлекләре Япониядә тәкъдим ителәчәк.
– Безнең өчен инвестицион эшчәнлек мөһим. Япония компанияләренең республика территориясендә үз предприятиеләрен булдыруын телибез, – диде Рөстәм Хәмитов. – Әлбәттә, бу юнәлештә эш алып барачакбыз. Аларга тиешле шартлар тудырачакбыз.
Очрашу барышында Башкортстан Башлыгы Япония делегациясен якын арада республикада үтәчәк зур халыкара чараларда катнашырга чакырды. Токуро Фуруя төбәк җитәкчесенә бай эчтәлекле сәфәр оештырган өчен рәхмәт белдерде, аның кысаларында ул Уфа дәүләт нефть техник университетында булды, “Башкортстанны үстерү корпорациясе” җитәкчелеге белән очрашты.
– Безнең куәтебез зур һәм киләчәгебез өметле булуын тойдым, – диде, үз чиратында, Токуро Фуруя. – Уртак бурычыбыз – бәйләнешләрне тагын да үстерү.
ызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: