Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 август 2018, 11:57

Ходаем, кичерә күр!

Агымдагы елда республика Прокуратурасы, “Роспотребнадзор” һәм “Россельхознадзор” санкциягә эләккән 450 килограммнан артык продукцияне юкка чыгарган.

Берлектә үткәрелгән 11 рейдта Польша грушалары һәм кәбестәсе, шулай ук Голландия һәм Германия сырлары бульдозер астында изелгән.
Җиде ай эчендә таможня 28 рейд үткәргән, алар барышында 148 миллион сумнан артык таможня түләүләре, үтилләштерү җыемы һәм штраф исәпләнгән – былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, 1,6 тапкыр күбрәк.
Менә шундый ул сәясәт! Аны әле республикада грушаның ни икәнен дә белмәгән балалар барлыгы кызысындырмый. Аның үз кагыйдәләре!
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: