Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 июль 2018, 13:37

Жирәбә салу үтәчәк

Башкортстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлыкка теркәлгән кандидатлар, сәяси берләшмәләр игътибарына!

Үзәк сайлау комиссиясе алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлаулар буенча сайлау алды агитациясен үткәрү өчен төбәк дәүләт киңкүләм мәгълүмат чараларында түләүсез эфир вакыты һәм басма мәйдан тәкъдим итү буенча жирәбә үткәрү турында хәбәр итә.
2 августта 12.00 сәгатьтә Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 46, 317нче бүлмә адресы буенча Башкортстан Республикасы дәүләт власте органнары учредитель булып торучы гомумрусия дәүләт вакытлы матбугат басмаларында һәм “Республика Башкортостан”, “Башкортостан”, “Кызыл таң”, “Өмет”, “Йәшлек”, “Истоки”, “Ошмес”, “Урал сасси”, “Чолман” төбәк дәүләт гәзитләрендә түләүсез басма мәйдан бүлү буенча жирәбә үтәчәк.
Шул ук көнне округ сайлау комиссияләрендә сайлау округларында муниципаль берәмлек территорияләренә караучы төбәк дәүләт вакытлы матбугат басмаларында түләүсез басма мәйдан бүлү буенча жирәбә үтәчәк. Аны үткәрү урынын һәм вакытын округ сайлау комиссияләре билгели. Округ сайлау комиссияләрендә узачак жирәбәдә тиешле сайлау округында теркәлгән кандидатлар һәм тиешле сайлау округларында кандидатлар төркеменә ия булган сайлау берләшмәләре арасында түләүсез басма мәйдан бүленәчәк.
1нче Шәйморатов, 2нче Инорс, 3нче Беренче май, 4нче Черниковка, 5нче Агыйдел, 6нчы Пушкин, 7нче Ленин, 8нче Сипайлово, 9нчы Солнечный, 10нчы Үзәк, 11нче ВАЗ, 12нче Студентлар, 13нче Вокзал, 14нче Новиковка округ сайлау комиссияләрендә теркәлгән кандидатлар, шулай ук, күрсәтелгән сайлау округларында кандидатлар төркеменә ия булган сайлау берләшмәләре 2 августта Үзәк сайлау комиссиясендә түләүсез басма мәйдан бүлү буенча жирәбәдә катнашачак.
3 августта 11.00 сәгатьтә Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 46, 317нче бүлмә адресы буенча “Башкортстан юлдаш телевидениесе” телевизион каналында, “Юлдаш”, “СпутникФМ” радиоканалларында, “Россия (Россия-1)”, “Россия-24 (Россия-24)” Русия мәгълүмат каналында, “Радио России”, “Маяк”, “ВестиФМ” радио каналларында түләүсез эфир вакыты бүлү буенча жирәбә үтәчәк.
Жирәбә үткәргән вакытта күрсәтелгән исемлектәге кандидат яисә аның ышанычлы кешесе, кандидатның вәкаләтле вәкиле, кандидатлар исемлеге теркәлгән сайлау берләшмәсенең вәкаләтле вәкиле яисә ышанычлы кешесе катнаша ала.
Жирәбәдә катнашучы теркәлгән кандидатларга, аларның вәкилләренә, сайлау берләшмәләре вәкилләренә үзең белән шәхесне раслаучы документ булуы мотлак.
Жирәбәдә катнашучыларны теркәү Үзәк сайлау комиссиясендә 2 августта 11.00-11.50 сәгатьләрдә; 3 августта 10.00-10.50 сәгатьләрдә гамәлгә ашырыла.
Белешмә өчен телефоннар:
8 (347) 218-11-08, 218-11-14, 218-11-15.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: