Гомумән, 2015 елда бездә узган ШОС һәм БРИКС илләре саммитларыннан соң әлеге оешма дәүләтләренең дә, Русиянең һәм аның төбәкләренең, шул исәптән Башкортстанның тышкы икътисади үсеше дә бөтенләй яңа баскычка чыкты. Мәсәлән, Көньяк Африка Республикасында саммит барган көннәрдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов җитәкчелегендәге республика делегациясе эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасында булды. Бер үк вакытта шушы ук көннәрдә Башкортстанга Кытай журналистларыннан торган мәртәбәле делегация килде. Республика делегациясенең Цзянси провинциясенә сәфәре барышында бездән Кытайны корылмалар, техника, химия продукциясе тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелсә, Кытай журналистлары исә Башкортстандагы әйдәп баручы предприятиеләр белән танышты, коллегалары белән фикер алышты.
Кыскасы, Башкортстан Русия төбәкләре арасында ШОС һәм БРИКС илләре белән хезмәттәшлекне үстерүдә яхшы үрнәк күрсәтә һәм ул гына түгел, әлеге мөһим эшне әйдәп бара, дияргә дә мөмкин. Шуңа да Көньяк Африка Республикасында узган БРИКС илләре саммиты алдыннан Кытайның Үзәк телевидениесе һәм “Синьхуа” мәгълүмат агентлыгы журналистларының дөньякүләм икътисади үсешкә кагылышлы көнүзәк сораулар белән нәкъ Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать итүләре һич очраклы түгел. Түбәндә, республика Башлыгы белдергәннәрдән, безнең карашка, иң әһәмиятле һәм көн кадагына сугучы урыннарны гәзит укучыларның игътибарына да тәкъдим итәбез.
Тышкы сәүдә әйләнеше: саммитларга кадәр һәм аннан соң
— ШОС һәм БРИКС саммитларыннан соң Кытайның һәм Русиянең бизнес даирәләре арасында хезмәттәшлекнең җанлануы күзәтелә. Әйтик, 2012-14 елларда Кытайдан Башкортстанга 8 делегация килгән булса, 2015-18 елларда алар саны 50дән артты. Ягъни бүген без Кытай партнерларыбыз белән сәүдә, сәнәгать, бизнес, мәдәният, фән — гомумән, бик күп өлкәләрдә тыгыз хезмәттәшлектә торабыз. Шуның нәтиҗәсе буларак, Башкортстанның тышкы икътисади сәүдә әйләнешендә Кытай өлеше 14-15 процентка җитте. Соңгы чорда гына Кытай Халык Республикасы төбәкләре белән егермегә якын килешүгә һәм меморандумга кул куелуын исәпкә алганда, киләчәктә әлеге сан, әлбәттә, тагы да артачак.
Ә нинди катлаулыклар бар?
— Башкортстан Кытайга, нигездә, химия сәнәгате продукциясе һәм ягулык сата. Шул ук вакытта әлеге илгә ашлык, сөт продукциясе сату мөмкинлегебез дә бар, әмма әлеге төр продукцияне Кытайга кертү өчен рөхсәт документларын тутырудагы катлаулыклар эшкә аяк чала. Әйтик, бездә продукциягә бер төрле таләп куелса, Кытайда алар аерыла. Товарны таможнядан үткәрү процедурасына бәйле мәсьәләләр дә бар. Гомумән, безнең илләр арасында хокукый, техник-проектлау, норматив документларны килештерү буенча мәсьәләләрне хәл итү көнүзәк булып тора.
Дөрес, бу юнәлештә эш бара. Мәсәлән, транспорт инфраструктурасын үстерү җәһә-теннән, бер өлеше безнең республика территориясе аша да үтүче, Көнбатыш Кытайдан Европага юл төзелә. Бездән 400 километр ераклыкта — Ырынбурда чик буе кичүе төзелә. Ул тәмамланганнан соң Кытай белән туры автомобиль бәйләнеше булачак. Бездән 280 километр ераклыкта, ягъни Чиләбе өлкәсендә исә Кытай товарларын бушату урыны урнашкан. Бер сүз белән, хезмәттәшлекне үстерү өчен елдан-ел яңа мөмкинлекләр булдырыла.
Башкортстан балын — дөнья дәүләтләренә!
— Бездә үтәчәк “Апимондия” халыкара конгрессына дөньяның 80 дәүләтеннән умартачылар киләчәк. Гомумән, 7-8 мең кеше килүен көтәбез. Конференциядән тыш, умартачылык продукциясе күргәзмәсе, “Бал авылы”, күпсанлы тематик мәйданчыклар эшләячәк, чолыкчылык үсешкән районнарга чыгу, мастер-класслар оештырылачак. Шуңа күрә конгресска килгән һәркем бездәге умартачылык тармагы белән җентекле танышып, соңыннан Башкортстан балының данын бөтен дөньяга таратыр, дип ышанам.
Әйткәндәй, Башкортстан балын Кытайга сата башладык та инде һәм аның хакында бик югары бәяләмә алдык. Бүген исә аның сыйфатына кагылышлы барлык стандартларны саклап, тиешле савытларда поставкалау өстендә эш алып барабыз. Әлбәттә, алдагы елларда Башкортстан балын экспортлау күләме, шул исәптән, Кытайга, арта барачак.
— ШОС һәм БРИКС дәүләтләрендәге партнерларыбыз белән бәйләнешләрне үстерү — өстенлекле юнәлеш булып тора. Бу җәһәттән, Кытайның “Чжифан” компаниясе белән берлектә Благовещен шәһәрендә тракторлар производствосы булдыру буенча проект әзерләнде. Әлеге компания төзелешкә 5 миллиард сум салачак.
Сибайда исә цемент җитештерү заводы төзү буенча проект тормышка ашырыла. Анда да барысы да планга ярашлы бара.
Кытай бизнесы һәм Уфадагы саммит вакытында нигез салынган Яңа үсеш банкы катнашлыгында күперләр, юллар, социаль объектлар төзү, республика башкаласында Кытай сәүдә йортын булдыру да якын чорда тормышка ашырылачак инвестиция проектлары булып тора.
БРИКС оешмасында торучы башка дәүләт-ләр белән дә бәйләнешләр ныгый бара. Һиндстан бездә җитештерелгән авиация двига-тельләрен, органик ашламаларны күпләп сатып алса, Көньяк Африка Республикасы Башкортстанда Bell үзбушаткыч йөк автомобильләрен җыю буенча производство урнаштырды. Нефтекама автозаводында Бразилиянең Маrсороlо автобуслары җыела.
Яңа үсеш банкы ярдәм итәме?
— Яңа үсеш банкы республикадагы бик мөһим инфраструктура проектын тормышка ашыруда булыша. Башкортстан аннан Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзү өчен кредит алачак. Проектның бәясе 600 миллион доллар булса, шуның 100 миллион долларын БРИКС банкы бирәчәк. Шул рәвешле, без 2019-2020 елларда төзелешне башлап, 2022 елда аны тәмамларга исәп тотабыз.
Кытай телен белү — көн таләбе
— Яшьләрнең кытай телен өйрәнергә омтылуы яхшы күренеш, чөнки Кытай икътисады зур үсеш кичерә. Ул бүген дөньяда иң нык үсешкән икътисадларның берсе булып тора һәм шуңа да кытай телен белмичә, уңышка ирешим дигән заман кешесе анда үзен иркен тоя алмаячак. Шуның өчен дә “Идел-Янцзы” программасы бүген икътисад, сәнәгать производствосы, инвестицияләр өлкәсендә генә түгел, гуманитар өлкәдәге бәйләнешләрне үстерүне дә төп максат итеп куя. Чөнки һәрьяклы тыгыз аңлашуга, диалогка, уртак икътисади максатларга ирешү өчен, тәү чиратта телне, мәдәниятне, рухны белү кирәк!