Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 июль 2018, 17:02

Мөһим мәсьәләләр каралды

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Русия закон чыгаручыларының Мәскәүдә үткән Совет Президиумы утырышында катнашты. Анда торак-төзелеш кооперативларын оештыруны һәм аларның эшчәнлеген закон нигезендә көйләү, чит илләрдәге безнең яугирләр җирләнгән каберлекләрне саклау һәм тәртиптә тоту, иркеннән мәхрүм ителгәннәрне төрмәдән чыккач җәмгыятькә социальләштерү мәсьәләләре тикшерелде.

Константин Толкачев Закон чыгаручылар советында Дәүләт иминлеген тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча комиссияне җитәкли. Ул көн тәртибендәге өченче мәсьәлә буенча чыгыш ясады.
Башкортстан парламенты Рәисе сүзләренә караганда, соңгы ун елда 3 миллионга якын тоткын иреккә чыкты. Шул ук вакытта рецидив җинаятьчелек дәрәҗәсе якынча 35 процент тәшкил итә.
-- Иркеннән мәхрүм ителгәннәрне төрмәдән чыккач җәмгыятькә социальләштерүгә шартлар тудыру дәүләт өчен мөһим мәсьәлә булып тора, -- диде Константин Толкачев. – Кайбер төбәкләрдә әлеге проблеманы хәл итүдә башкарма власть, урындагы үзидарә һәм иҗтимагый оешмаларның үзара бәйләнешен көйләү максатында норматив актлар кабул ителде. Мисал итеп Башкортстанда кабул ителгән “Җәза үтәтү системасы учреждениеләреннән азат ителгән кешеләрне социаль адаптацияләү турында” Законны китерергә мөмкин. Ләкин тоташ ил территориясендә бу уңай тәҗрибә кулланыш тапмый, чөнки гамәләдәге закон буенча Федерация субъектлары мондый актлар кабул итәргә бурычлы түгел. Күпләрнең, аеруча дотация исәбенә яшәүче төбәкләрнең, үзләренә мондый функцияләрне йөклисе килми.
Константин Толкачев фикеренчә, бу мәсьәләне төбәкләргә финанс бүлү юлы белән федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк. Моның өчен федераль законга үзгәрешләр кертү мотлак.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: