Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 июнь 2018, 11:31

Путин белән Трамп очрашачак

АКШ Президенты Дональд Трамп Владимир Путин белән “Европага барган вакытта” очрашачакмын, дип белдергән.

Очрашу Хельсинкида НАТО саммиты үткәннән соң булырга мөмкин. Русия Президенты белән ул Украина, Сүрия һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышырга ниятли. Яклар икесе өчен уңайлы булган өченче илдә очрашачак.
АКШ Президенты киңәшчесе Джон Балтон шушы чараны әзерләү өчен Мәскәүгә килде. Ул Русия чит илләр эшләре министры Сергей Лавров һәм Владимир Путин белән сөйләшүләр алып барды.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: