Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 июнь 2018, 16:45

Сайлауларга старт бирелде

Агымдагы елның 9 сентябрендә Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлау үтә.

Шушы уңайдан республика Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Хәйдәр Вәлиев “Башинформ” агентлыгында матбугат конференциясе үткәрде.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе сәяси партияләр тәкъдим иткән кандидатларны һәм кандидатлар исемлеген терки. Бер мандатлы округ кандидатларын 39 территориаль сайлау комиссиясе теркәячәк.
Дәүләт җыелышы-Корылтай 110 депутатны берләштерә. Шуның яртысы - бер мандатлы сайлау округлары буенча, калган 55е – партияләр тәкъдим иткән исемлек буенча сайлана.
- Партияләр тәкъдим иткән кандидатлар “Сәяси партияләр турында” Федераль законга ярашлы теркәлә. Депутатлыкка кандидатлар исемлеген күрсәтү, шулай ук кандидатларны теркәү өчен имзалар җыюга 30 көн бирелә. Үзәк сайлау комиссиясе кандидатлар исемлеген теркәү өчен документларны 21 июльгә, урындагы вакыт белән 18.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк, - диде Хәйдәр Вәлиев.
Кандидатны, кандидатлар исемлеген күрсәтү – теркәүнең тәүге шарты. Теркәү өчен имзалар җыю да кирәк. Берничә партия мондый процедурадан азат ителгән. Атап әйткәндә, узган Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлау нәтиҗәләре буенча “Бердәм Русия”, “Русия патриотлары”, “Русия Федерациясенең коммунистлар партиясе”, “Русиянең либераль-демократик партиясе”, “Гадел Русия” һәм “Яшелләр” Русия экология партиясе” сайлауларда катнашу өчен имзалар җыймаячак.
Сайлаулар турындагы законнарга ярашлы һәм Үзәк сайлау комиссиясе 18 июньдә кабул ителгән карары буенча, алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлыкка кандидатлар исемлеген тәкъдим итү өчен 15 298дән күбрәк, 16 827дән азрак имза җыелырга тиеш. Бер мандатлы округлар буенча имзалар саны шушы округта теркәлгән сайлаучылар исәбеннән чыгып билеләнә. Бу сан 1467дән 1994кә кадәр булырга мөмкин.
1 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Башкортстанда 3 миллион 59 мең сайлаучы теркәлгән. Шуларның 17 618е сайлауларда тәүге тапкыр катнашачак.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: