Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 июнь 2018, 17:03

Президент белән “туры элемтә” яңа форматта үтәчәк

РБК хәбәр итүенә караганда, Русия Президенты Владимир Путин ил халкы белән “туры элемтә”се вакытында Хөкүмәт әгъзалары, төбәк башлыклары белән дә видеоконференция режимында элемтәгә чыгачак.

Ул әлеге мөмкинлекне гражданнардан килгән шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча теге яки бу чиновникка сорау бирергә карар кылса кулланачак. Шуңа күрә губернаторларга “туры элемтә” барышын игътибар белән күзәтергә, бу вакытта ял алмаска һәм элемтәдә булырга киңәш итәләр.
Владимир Путин белән “туры элемтә” 7 июньдә узачак. Әлеге чара 16нчы тапкыр үткәрелә.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: